Тукай районында иң шәп балыкчыларны ачыкладылар
(Тукай, 3 июль, «Татар-информ», « Якты юл »). Тукай районының Князево авыл җирлегендә һәр ел саен иң яхшы балыкчыны билгелиләр. Быел да Бөтендөнья балык тоту көненә багышлап шундый чара үткәрелде. Җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре иң шәп балык тотучыларны конкурс ярдәмендә ачыклады. Чарада балалар гына түгел, яшьләр, өлкән буын вәкилләре дә катнашты. Осталыкларын сынарга барысы 20 кеше җыелды. Барлык нәтиҗәләр буенча «2021 елның иң яхшы балыкчысы» дип Гүзәл Миннәхмәтова табылды. Ул 4 килограмм 280 грамм балык эләктерде. Аңа иң яхшы балыкчы дипломы һәм бүләккә миксер бирелде. Икенче урында — Илья Кудряшов, өченчедә — Олег Валентинов. Башка балыкчылар да бүләксез калмады. Күп еллар балык тоту белән шөгыльләнүче Мансур Хәйриев шәхсән үз исеменнән барлык катнашучыларга балык тоту кирәк-яраклары һәм соклар, кечкенә балыкчыларга 200 сумга сертификатлар бирде, диелә хәбәрдә.