Әлмәттә студентлар кыска метражлы фильм күрсәттеләр
(Әлмәт, 3 июль, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт студентлары «Как и мы» дигән кыска метражлы фильм тәкъдим иттеләр. Узган ел шәһәрдә «Студентлар киносы студиясе» проекты старт алган иде.
Әлеге проектта катнашучы катнашучы 50 кеше кино сәнгатенең берничә юнәлеше — режиссура, продюсерлык, сценарийлар язу һәм монтаж эше, оператор һәм актерлык осталыгы буенча белем алды.
«Сценаристларның бер өлеше үз идеясен уйлап тапкан, сценарий язган. Операторлар, монтажерлар моны төшергән, монтажлаган, режиссерлар, продюсерлар фильмны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнгән. Актерлар, әлбәттә, төп һәм икенче дәрәҗә рольләрне уйнады. Һәм бүген [30 июнь] бездә ачык премьера булды», — дип сөйләде «Студентлар киносы студиясе» проектының генераль директоры Виктор Казанцев.