Мөслимлеләр «Өченче буын» гражданнары арасында республика Спартакиадасында катнашты
(Мөслим, 3 июль, «Татар-информ», « Мөслим »). 29 июнь көнне Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышының 76 еллыгына багышланган «Өченче буын» гражданнары арасында XI республика Спартакиадасы узды. Спартакиада хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 4 спорт төре буенча булды: йөзү, мылтыктан ату, өстәл теннисы һәм дартс уеннары. Мөслимнән 7 өлкән кеше көч сынашырга барды, диелә хәбәрдә. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең Мөслим командасыннан: Мылтыктан ату буенча 1 урынны Нуриев Рөстәм яулады; йөзү буенча 4 урында — Вагизова Галия; 7 урында — Кондратьев Валерий; өстәл теннисы буенча 5 урында — Илалов Мансур.