Путин Илкүләм иминлек стратегиясен раслады
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең Илкүләм иминлек стратегиясен раслады.
ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, шул хактагы указ шимбә көнне хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.
«Россия Федерациясенең Илкүләм иминлек стратегиясен расларга», — диелә документта.
Билгеләп үтелгәнчә, указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә.
«Әлеге стратегияне гамәлгә ашыру Россия халкын сакларга, кешелек потенциалын үстерергә, гражданнарның тормыш сыйфатын һәм байлыгын арттырырга, илнең оборона сәләтен һәм Россия җәмгыятенең бердәмлеген ныгытырга, илкүләм үсеш максатларына ирешергә, Россия Федерациясенең көндәшлеккә сәләтлелеген һәм халыкара дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк», — диелә документ резолюциясендә.