Татарстан - мәктәп һәм балалар бакчаларында ремонт эшләре үтәлеше буенча «экваторда»
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Ярты ел эчендә Татарстанда балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка объектларның 50 проценттан артыгы төзекләндерелгән. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Татарстанның барлык районнары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Фролов китергән мәгълүматлар буенча, 2021 елда Татарстан 28 төзелеш һәм ремонт программасын гамәлгә ашыра, бу эшләргә 25 миллиард сумнан артык акча бүленгән. Әлеге акчага республика территориясендәге 3 мең объект, шул исәптән коммуналь инфраструктура объектлары төзекләндереләчәк.
Шундый программаларның иң зурысы – Татарстанның белем бирү учреждениеләрен тәртипкә китерү. 2021 елда аны гамәлгә ашыруга республика 2 миллиард сум акча бүлеп биргән, барлыгы 213 объектны колачлау күздә тотыла. Министрлык вәкиле хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә программаның үтәлеше 51 процентка бәяләнә.
Әйтик, республикада балалар бакчаларын капиталь ремонтлау эшләре 59 процентка башкарылган – 49 объектның 42сендә төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән, шуларның сигезе тулысынча тәмамланган. Гомуми белем бирү оешмалары буенча әлеге күрсәткеч 71 процент тәшкил итә – 25 мәктәпнең тугызы, коррекция мәктәпләренең 50 проценты тулысынча әзер.
Үтемле мохитне оештыруга бәйле программаны гамәлгә ашыру да финиш сызыгында. Биредә дүрт объектта (шуларның өчесе – балалар бакчасы, берсе – гомуми белем бирү мәктәбе) эш алып барыла. «Шул исәптән мәктәпләрдә балаларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру программасын да телгә алырга кирәк. Аны гамәлгә ашыруның беренче елына 198 объект кертелгән, аларның 176сында эш башланган», - дип өстәде Фролов.
Моннан тыш, Кама төзелеш көллияте тулай торагында ремонт төгәлләнгән, тагын шундый ике объектта эшләр дәвам итә. 2021 елда барлыгы биш тулай торак төзекләндереләчәк. Быел ремонтлау күздә тотылган ресурс үзәкләренең берсендә эшләр тәмамланган, дүртесендә дәвам итә. Программа 52 процентка үтәлгән.