Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2021

«Яңа кешеләр» партиясе Дәүләт Думасына Татарстаннан кандидатларны раслады

0
«Яңа кешеләр» партиясе Дәүләт Думасына Татарстаннан кандидатларны раслады

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). 4 июльдә Мәскәүдә «Яңа кешеләр» партиясе съезды булды. Төп мәсьәлә – Дума сайлауларына кандидатларны тәкъдим итү. Исемлеккә 239 кеше керде, аларның алтысы Татарстан Республикасы вәкилләре. Сайлау алды кампаниясенә Рөстәм Риянов, Роза Гайнетдинова, Эдуард Шиверский, Гөлназ Гыйззәтуллина, Ренат Ходжаев һәм Александр Быков керде. Казанда билгеле эшмәкәр Рөстәм Риянов үз стратегиясендә эш урыннарын саклап калуга һәм яңа җитештерү комплекслары булдыруга басым ясый. «Үсеш өчен күбрәк мөмкинлекләр бирергә кирәк. Әле үз эшен башлап кына килүчеләр алдында дәүләт бик катгый каршылыклар куя һәм алардан соң аякка басу бик авыр. Шуңа күрә яшь эшмәкәрләргә башлангыч чорда күбрәк мөмкинлекләр булсын өчен дәүләт салым ташламалары бирергә тиеш. Шулай ук кече һәм урта бизнес өчен хөкүмәт грантлары да булдырырга кирәк», — дип ышана Рөстәм Риянов. Роза Гайнетдинова Әлмәт шәһәре округыннан тәкъдим ителәчәк. «Мин дистәләгән илдә булдым, әмма күңелем һәрвакыт туган ягымда кала. Бездә иң сизгер, кунакчыл һәм игътибарлы кешеләр яши. Минем өчен туган шәһәрем Әлмәт — көч алу урыны», - диде ул.

Яшәү дәверендә аңа бик күп авырлыклар кичерергә туры килә. Хәтта троллейбус йөртүчесе булып эшләргә мәҗбүр булган. Хәзер ул ике бала әнисе, косметика компаниясе җитәкчесе. Һәм үзендә башкаларга ярдәм итә алырлык көч тоя. «Яңа кешеләр» партиясе меңләгән тарафдарын үстерә һәм үзенә җәлеп итә. Партия лидеры Алексей Нечаев сүзләренчә, 2021 елгы сайлаулар катлаулы, әмма конкурентлы булачак. «Без халыктан качып йөри торган партия түгел, без кешеләргә йөз тотып барабыз. Россиядә мондый күренеш кабул ителмәгән. Сез безнең кандидатларның күбесен танып беләсез. Безнең кандидатлар — чын профессионаллар. Алар үзләре һәм гаиләләре өчен генә түгел, ә үзләре яшәгән төбәк өчен дә бик күпне эшли». Искәртеп үтик, Дәүләт Думасына сайлаулар 17-19 сентябрьдә узачак. Сигезенче чакырылыш составына 450 депутат керәчәк. Аларның яртысы бер мандатлы округлардан, ә калганнары партия исемлекләреннән сайланачак.





Губернаторы России
Москва

Собянин: В этом году в ТиНАО будет благоустроено несколько больших зон отдыха





Москва

Специалисты, к которым хочется возвращаться. Кем может гордиться Москва?


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин подвел итоги конкурса «Новатор Москвы»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Рэпер ST

Рэпер ST пожелал выпускникам на «Алых парусах» действовать смелее




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Медальный зачет Игр «Дети Азии» 28 июня: по-прежнему впереди Узбекистан

29 июня на играх «Дети Азии» состязания пройдут по десяти видам спорта

Певец Крид заявил, что бывшие сделали его сильнее


Уимблдон

Теннисистка Анастасия Тихонова вышла в ½ финала квалификации Уимблдона



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Game News

'I absolutely suck at video games': Hidetaka Miyazaki discusses how he prepped for Elden Ring: Shadow of the Erdtree



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России