«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты казанлыларга спорт һәм иҗат буенча бушлай дәресләр үткәрә
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Казан Мэриясе «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектын игълан итә. Икенче ай инде барлык теләүчеләр өчен Казан паркларында һәм скверларында татар телендә бушлай спорт һәм иҗат дәресләре үтә, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. Бу чәршәмбе, 7 июльдә, 19:00 сәгатьтә, «Ак чәчәкләр» бульварында (спорт мәйданчыгы) тренер Ләйсән Бикмуллина һәм Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы Назлыгөл Хәбибуллина белән йога дәресе узачак.