Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч кеше үлгән. Аларның икесе - 1938 һәм 1951 елгы ир-атлар, берсе - 1941 елгы хатын-кыз. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 6 июльгә булган мәгълүматларга караганда, коронавирустан барлыгы 555 үлем очрагы теркәлгән.