Татарстанда коронавирустан ике кеше үлгән
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Алар 1949 һәм 1953 елда туган ир-атлар. « Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелгән хәбәрдә. 12 июльгә коронавирустан барлыгы 567 үлем очрагы теркәлгән.