Илдар Гыйльметдинов татарстанлыларның мәгариф өлкәсендәге сорауларына җавап бирәчәк
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Мәгариф үсеше проблемалары һәм перспективалары: законнардагы үзгәрешләр, укытучылар әзерләү, федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм туган тел — бу һәм башка мәсьәләләр турында 13 июльдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов #Татарстан-Онлайн программасының туры эфирында сөйләячәк.
Спикер мәгариф системасында кирәкле үзгәрешләр темаларына кагылачак, шулай ук педагоглар әзерләүдә нәкъ менә нәрсәне үзгәртергә кирәклеге һәм туган телне ничек укытачаклары турында сөйләячәк.
Программа барышында һәр тамашачы үзен кызыксындырган сорауны бирә ала — кунак иң киң таралган һәм актуаль булганнарына турыдан-туры эфирда җавап бирәчәк, ә калганнарына кулланучылар программа тәмамланганнан соң җавап алачак.
Программа 11.00 сәгатьтә Татарстанның рәсми берлекләрендә «ВКонтакте» , «Одноклассники» һәм YouTube платформаларында башлана.