Чаллы реаниматологы «кызыл» зонадан видео яздырган
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстанның атказанган табибы, Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе табиб-реаниматологы Галина Соловьева Covid-госпитальнең «кызыл» зонасыннан видео яздырган. Ул шәһәр халкын коронавируска каршы вакцинациядән баш тартып, потенциаль үтерүчеләр булмаска чакырган.
«Менә бу ишек артындагы реанимация бүлегендә авырулар күп. Алар коронавирус йогышы белән көрәшә. Кайчагында күп көч куеп без аларны коткарып кала алабыз, ләкин кайвакыт авырулар җиңелә», — дип искәртә үз мөрәҗәгатендә табиб.
Соловьева сүзләренә караганда, вирусның яңа штаммнары үзләрен агрессиврак тота. Прививка алмаган барлык кешеләрдә дә авыру авыр формада уза, вакциналаштырылганнарга караганда аларның исән калу мөмкинлеге күпкә азрак.
Шуңа күрә һәр кеше сайларга тиеш: үз-үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне үтерүче буласыңмы яки бу авырудан сакланасыңмы, дип җиткерә табиб.