«Ривьера» аквапаркында агуланган олы кеше һәм балаларның хәле турында хәбәр иттеләр
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Соңгы мәгълүматларга караганда, Казанның «Ривьера» аквапаркында агуланган өлкән кеше госпитализациядән баш тарткан. Зыян күргән балаларның берсе реанимациядә. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Өлкән кеше госпитализациядән баш тартты. Республиканың Балалар клиник хастаханәсендә реанимациядә бер бала, икесе табиблар күзәтүендә калдырылган», — дип аңлаттылар ведомствода «Татар-информ» корреспондентына.
Хәзер табиблар күзәтү астында калган балаларны госпитализацияләү мәсьәләсен хәл итә.
Элегрәк РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә сөйләүләренчә, аквапаркта кешеләр агуланганнан соң, «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча эш кузгатылган.