Яшел Үзәндә күлдә ир-ат батып үлгән
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 13.48 сәгатьтә шаһитлардан Яшел Үзәндә Гарин күлендә ир-ат батуы турында хәбәр килгән. Чакыру буенча барган 2нче зона-коткару отряды водолазлары 33 яшьлек ир-ат мәетен алты метр тирәнлектә ярдан 15 метр ераклыкта табып алган. Мәетне ярга чыгарып, хокук сакчыларына тапшыралар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ир-ат һәлак булган урын коену өчен җайланмаган.