«Ривьера»да агуланган баланы югары ешлыклы кислород битлегенә тоташтырганнар
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанның «Ривьера» аквапаркында агуланган бала реанимациядә кислород битлеге аша сулый. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Балалар республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Баланы ВВЛга - югары ешлыклы кислород битлегенә тоташтырдылар, бу ИВЛ түгел», – дип искәрттеләр агентлык белән әңгәмәдә. Шулай ук Балалар республика клиник хастаханәсендә баланың хәле тотрыклы авыр торуын әйттеләр. «Хәзерге вакытта Балалар республика клиник хастаханәсендә «Ривьера» аквапаркыннан китерелгән бер бала кала. Ул югары ешлыклы вентиляция аппаратына тоташтырылган. Бала аңында», – дип өстәделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» белән әңгәмәдә.