Казанга патриарх Кирилл килде
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан башкаласына Мәскәү һәм Россия патриархы Кирилл килде. Аэропортта аны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Исегезгә төшерәбез, патриарх Татарстан башкаласына Казан Мәрьям Ана иконасы соборын изгеләндерү өчен килде. Хәзерге вакытта гыйбадәтханәдә изгеләндерү чины уза, аны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкли.