Табиблар тәрәзәдән егылып төшкән кыз баланың хәле турында сөйләде
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Табиблар тәрәзәдән егылып төшкән кыз баланың хәлен бик авыр дип бәяли, дип аңлаттылар «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
«Хәзерге вакытта хәл тотрыклы, ләкин бик авыр. Кыз реанимация бүлегендә», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Элегрәк «Татар-информ» Казанда Кол Гали урамында бер йорт тәрәзәсеннән биш яшьлек кыз бала егылып төшүен хәбәр иткән иде. Бала егылып төшкән мизгел видеога эләккән .
Зыян күрүчене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә илтәләр.