Казанда янгыннан өлкән яшьтәге хатын-кызны коткарганнар
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Казанда өч катлы йортта чыккан янгыннан өлкән яшьтәге хатын-кызны коткарганнар. Янгын төнлә Ватутин урамында чыккан.
Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр өч катлы йортның өске катында фатир януын ачыклаган. Фатир куе төтен белән тулган. Янгын сүндерүчеләр бинадан 84 яшьлек хатын-кызны чыгарганнар.
Янгынның мәйданы 1 кв. метр тәшкил итте. Кухняда мебель янды.
Янгынның сәбәбе ачыклана.