Уфада танылган галим Нил Ишемгулов вафат
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Уфада танылган галим, тарих фәннәре кандидаты Нил Ишемгулов вафат булган.
«Башинформ» хәбәр итүенчә, аңа 2022 елның февралендә 60 яшь туласы булган.
Нил Ишемгуловның бик күп фәнни хезмәтләре башкорт милли хәрәкәте идеологы, дөньякүләм танылган тюрколог Зәки Вәлиди мирасын өйрәнүгә багышланган.