Казанда биш яшьлек кыз бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Казанда биш яшьлек кыз бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән. Фаҗига Кол Гали урамындагы йортларның берсендә булган. Бала москит челтәренә таяна һәм егылып төшә. Балалар клиник республика хастаханәсе ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кызны төрле җәрәхәтләр белән Республика балалар клиник хастаханәсенә китерәләр. Аның гомере өчен медиклар көрәшә.