Түбән Камада яшәүчеләрнең сорауларына салым инспекциясе вәкилләре җавап бирәчәк
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). 22 июльдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспекторның Түбән Кама шәһәрендәге җәмәгать кабул итү бүлмәсендә салым инспекциясе вәкилләре халык сорауларына җавап бирәчәкләр.
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителгәнчә, 16.00 сәгатьтә Гигиена һәм эпидемиология үзәге вәкилләренә, район үзәк даруханәсе мөдире Өлфәт Шәрхемуллинга сораулар бирергә мөмкин.
Очрашуга алдан язылу өчен телефоннар: 36-05-62; (917) 399-19-74.