Хабаровскида мөселманнарны җирләү өчен яңа урын бүлеп бирәчәкләр
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Хабаровскида мөселманнарны җирләү өчен яңа җир кишәрлеге бүлеп бирү, мөселман секторы һәм җирләү нормативлары турында килештеләр.
Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сайтындагы хәбәр ителгәнчә, Хабаровскида Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашында шәһәр хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыгы һәм торак фондын эксплуатацияләү идарәсе җитәкчесе А.В. Климочкин һәм Матвеев зираты хакимияте җитәкчесе А.А.Немчук очрашты.
Моннан тыш, яклар Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте һәм Матвеев зираты хакимияте арасында хезмәттәшлек буенча килешү имзалау турында килештеләр, диелә хәбәрдә.