Токиода Олимпиада башлана: японнар каршы, спортчыларны күзәтәләр, Русия такымы кечерәя
Япония башкаласында Халыкара Олимпия уеннары башлана. Быел ул киеренке шартларда уза, Япониядә коронавирус белән авыручылар саны арта, халыкның күпчелеге уеннарга каршы. Азатлык Япониядә яшәүче Юто Хишияма белән быелгы Олимпиадага бәйле төп фактлар турында сөйли.