Ульяновск өлкәсендә татар егетләре хәйриячелек акциясендә катнашты
![Ульяновск өлкәсендә татар егетләре хәйриячелек акциясендә катнашты](https://tatar-inform.tatar/attachments/b5f0cc89ffe09cd6ac3bf4399e6334ebdc590831/store/fill/780/440/73e336b019d278c5585159d6a99c49fac0d2e0202590b2318b26f9a64022/2021-07-24-%D0%BC%D3%99%D0%BA%D1%82%D3%99%D0%BF%D0%BA%D3%99-%D2%97%D1%8B%D0%B5%D0%BD%D1%8B%D1%80%D0%B3%D0%B0-%D1%8F%D1%80%D0%B4%D3%99%D0%BC-%D0%B8%D1%82-%D1%85%D3%99%D0%B9%D1%80%D0%B8%D1%8F%D1%87%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BA-%D0%B0%D0%BA%D1%86%D0%B8%D1%8F%D1%81%D0%B5-1.jpg)
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Яңа уку елы башланыр алдыннан аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга социаль ярдәм күрсәтү максатында, күркәм традиция буенча Ульяновск өлкәсендә ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйриячелек акциясе үткәрелә. Николаевка районы көненә багышланган бәйрәмдә 1нче сыйныфка барырга җыенучы балаларга бүләкләр тапшырылды. Татар егетләре дә әлеге чарадан читтә калмады. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. Никулино авыл җирлеге башлыгы, танылган эшмәкәр Умәр Айбулатов һәм Никулино авыл җирлеге администрациясе башлыгы Наил Бирюков булачак укучыларны мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган букчалар белән шатландырдылар.