Төркиядә Россия туристлары өчен ковидка каршы чараларны катгыйландырырга чакырдылар
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Төркия инфекционистлары берлеге башлыгы Мәхмәт Джейхан шимбә көнне «Россия туристларына карата чараларны катгыйландырырга» чакырды. Ул «шунсыз авыру үсешен туктатып булмаячак», диде. Әмма ул моны ничек эшләргә кирәклеген һәм ни өчен бу чаралар Россия туристларына карата гына кулланылырга тиешлеген әйтмәде, дип хәбәр итә ТАСС.
Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы шимбә көнне коронавирус йоктыруның 12 381 яңа очрагы турында хәбәр итте, бу республика өчен 12 майдан башлап иң югары тәүлеклек күрсәткече булды.
«Соңгы 24 сәгать эчендә 221 463 тест ясалды, 12 381 очрак ачыкланды [коронавирус белән зарарлану]. 58 кеше үлгән. Хәзер үлүчеләрнең гомуми саны — 50 450, ә инфекциялеләрнеке — 5,514 млн», — дип билгеләп үтелә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Кичә Төркиянең сәламәтлек саклау министры Фәхреттин Коджа ил халкын коронавирустан прививка ясатырга чакырды. Шимбә көнне ул шулай ук коронавирус белән зарарлану очракларының артуы госпитализация дәрәҗәсендә чагылырга мөмкин, дип искәртте.