Трассада җиңел машина тракторга барып бәрелгән, автомобиль йөртүче зыян күргән
(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кич белән Яңа Чишмә районында трактор һәм җиңел машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Автомобиль тракторга барып бәрелгән, шофер салонда кысылып калган.
Шаһитлар сүзләренә караганда, җиңел машина руле артында утырган ир-ат исерек булган. Бу чыннан да шулаймы икәнлеген экспертиза билгеләячәк. Авария нәтиҗәсендә илдә җитештерелгән автомобиль йөртүчесе зыян күргән.