Төркия Россия туристлары өчен чикләүләр кертергә планлаштырмый
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Төркия хакимияте Россия туристлары өчен чикләүләрне катгыйландырырга яки яңаларын кертергә планлаштырмый. Бу хакта Мәскәүдә Төркия илчелегенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Дипмиссиядә, аерым алганда, Россия массакүләм мәгълүмат чараларында чикләүләрне катгыйландыру ихтималы турында чыккан хәбәрләрне кире кактылар. Узган атнада шулай эшләү мөмкинлеге турында Төркия Инфекционистлар берлеге җитәкчесе Мехмет Джейхан белдерде.
Илчелектә билгеләп үткәнчә, «Төркия сәламәтлек саклау һәм туризмның рәсми органнары Россия туристлары өчен бернинди чикләүләр яки чараларны катгыйландыруны планлаштырмый, ә Төркия инфекционисты Мехмет Джейханның сүзләре аның шәхси фикере булып тора».
Шулай ук «Төркия пандемия чорында сәламәтлек саклауның алга киткән системасы һәм үз вакытында кабул ителгән чаралар ярдәмендә авырлыкларны уңышлы җиңеп чыга», диелгән илчелек хәбәрендә.