Бакчачыларны кондызлар буасын җимергән өчен җәзага тартканнар
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Росинка» бакчачылык ширкәтен Тукай районында бакчачылар тарафыннан кондызларның ике буасын җимергән өчен административ җаваплылыкка тартты. Бу хакта «Халык инициативасы» иҗтимагый экохәрәкәте вәкилләре хәбәр итте. Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Тукай районында Бескончанка елгасында кондызлар буасының бакчачылар тарафыннан җимерелү факты буенча тикшерү үткәрделәр. Урында һәлак булган хайваннар табылмады. Шуңа да карамастан, хайваннар дөньясы объектларының яшәү тирәлеген яки күчү юлларын саклау кагыйдәләрен бозган өчен бакчачылык ширкәте административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук бакчачылар мондый гамәлләрне кабатларга ярамау турында кисәтү алды.