Казанда тугыз катлы йортта янгыннан баланы коткарганнар
(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Бүген 14.36 сәгатьтә Казанның Ибраһимов проспектында 45нче йортта янгын турында хәбәр килде. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, янгын сүндерүчеләр тугыз катлы йортның дүртенче катында җиһаз һәм әйберләр януын ачыклаган. Төтен таралган фатирдан биш яшьлек малайны коткарганнар. Янгын сүндерүчеләр фатир ишеген ачып кергән, балага махсус битлек кидереп урамга алып чыкканнар. Бала фатирда үзе генә булган. 15.05 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Фатирда 4 кв метр мәйданга зыян килгән. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.