Ташкент Татар иҗтимагый үзәге хезмәткәрләренә «Халыклар дуслыгы» билгесе тапшырылды
(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). 30 июль - Халыклар дуслыгы көне уңаеннан Ташкентның Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтә комитеты «Халыклар дуслыгы» күкрәк билгесен тапшыру тантанасын үткәрде.
Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең телеграм-каналы хәбәре иткәнчә, комитетның рәисе Рөстәмбәк Корбанов бүләкләнүчеләрне котлады. Бүген 130 милләт, 16 дини конфессия вәкиле бер гаилә булып яши һәм илнең үсеше өчен өлеш кертүен әйтте, диде ул.
Күп милләтле һәм күп мәдәниятле булу – ул безнең милли байлык, бу арттырып әйтү түгеллеген дә искәртте ул.
Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге советы рәисе Рим Гиниятуллин, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе урынбасары, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Фәрүзә Мөхәммәд күкрәк билгесе белән бүләкләнде.