Яшел Үзән районындагы мәктәпнең беренче сыйныфына бер генә укучы килгән
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Яшел Үзән районы Түбән Урысбага авылы мәктәбе беренче сыйныфка бары бер баланы кабул иткән.
Әгъзам Зиннәтуллин Түбән Урысбага авылы мәктәбендә Белем көненә багышлап уздырылган тантаналы линейканың төп герое булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстанның Яшел Үзән районы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Беренче классның бердәнбер укучысы ятлаган шигырен сөйләп, үзенең иң беренче дәреслеген — «Әлифба»ны алган. Әгъзамның беренче укытучысы — Фәния Закирова.
«Түбән Урысбага авылы зур түгел. Монда барлыгы 14 укучы, аларга 8 укытучы белем бирә. Әгъзам үзе генә укыячак, башлангычта гына түгел, берәрсен күчермәсәләр, башка елларда да класста үзе генә булачак», — дип хәбәр итә чыганак.
Укучылар саны буенча Осиново бистәсенең Карпов исемендәге лицее беренче урында. Яңы уку елында аларда ун параллель беренче класс ачылган. Яшел Үзәндә парта артына барлыгы 18 мең бала утырган, аларның 1 мең 225е — беренче сыйныфка баручылар.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Бионика» , «Унбер» , «Алгоритм» һәм «Адымнар — Чаллы» белем бирү оешмалары ачылышы турында язган иде инде.