Түбән Камада үзенчәлекле курчаклар күргәзмәсе ачылды
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың Үзәк китапханәсендә «Авыл турында истәлекләр» дигән курчак күргәзмәсе ачылды. Аларны 12нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлкәй Вильданова әзерләгән. Курчаклар кул астындагы төрле материаллардан: тукыма, җеп һәм киездән ясалган. Гөлкәй Вильданова геройлары — аның танышлары һәм туганнары. Иң беренче курчагын Гөлкәй ханым әбисе истәлегенә багышлаган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Мин авылда үстем, — дип сөйли автор. Читать дальше...