Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Сентябрь
2021

Новости за 20.09.2021

Баулы районы авылында юллар төзекләндерелә

Tatar-inform.tatar 

(Баулы, 20 сентябрь, «Татар-информ», « Баулы-информ », Алсу Хөсәенова). баулы раойны Татар Кандызы авылында үзара салым акчасына кайбер урам юлларына вак-таш җәяләр. Вак-таш һәм ком катнашмасын җирле карьердан ташып җәяләр. Авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин сүзләренчә, Совет, Әхмәтҗанов, Комсомол, Заречная урамнары, Гафиятуллин тыкрыгы юллары төзекләндерелә.

Атна уртасында Татарстанда җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Бу атна уртасында Татарстанда җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Иртәгә, 21 сентябрьдә, республика территориясендә һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр салкыннар көтелә . Синоптиклар билгеләп үткәнчә, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 22 һәм 23 сентябрьдә, урыны белән республиканың көньяк һәм көнбатышында яңгыр яварга мөмкин. Һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында -1дән +8 градуска кадәр, ә көндез +11 градустан +16 градуска кадәр җылы булачак. Читать дальше...

Казанда Борнай мәчете төзекләндереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе Иван Гущин белән очрашты. Җитәкчеләр Казан шәһәренең Борнай мәчетендә булачак ремонт-торгызу эшләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, иң беренче чиратта, бинага су үтеп керү, диварлар юешләнү белән белән бәйле проблемаларны бетерү, шулай ук түбәне төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү таләп ителә. Читать дальше...



Россиядә ун елга беренче тапкыр карабодайның бәясе 100 сумнан арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә карабодай запаслары җитәрлек, аңа кытлык юк, ә карабодай җитештерү күләмен эшкәртү предприятиеләренең ихтыяҗын каплый. Бу турыда Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Росстат мәгълүматлары буенча, Россиядә августта бер килограмм карабодай ярмасының уртача бәясе 102,51 сум тәшкил иткән, алдагы ай белән чагыштырганда 0,3 процентка һәм узган елның август ае белән чагыштырганда 17,8 процентка арткан. Соңгы тапкыр... Читать дальше...

«Ак Барс» хоккейчылары җиңде, уен бер минут тынлыктан башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылар Подольск шәһәреннән килгән «Витязь» командасын 2:1 исәбенә җиңде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Уен, бүген Пермьдә булган атышка бәйле, бер минут тынлыктан башланды. «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов бүген составта юк иде, аның вазифаларын Артём Лукоянов башкарды. «Витязь» капитаны да Казан җанатарларына таныш хоккейчы — Фёдор Малыхин. Ул 2014-2019 елларда «Ак Барс» өчен уйнады һәм аның составында Гагарин Кубогын отты. Читать дальше...

Татарстан китаплары Мәскәүдә Халыкара ярминкәдә тәкъдим ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 24-27 сентябрьдә Татарстан китап нәшрияты 34нче Мәскәү халыкара китап ярминкәсендә катнашачак. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу юлы әдәби вакыйга «Экспоүзәк» күргәзмә комплексының 5нче павильонында уза. Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән 250гә якын нәшрият катнаша. Татарстан китап нәшрияты Мәскәүгә 200дән артык төрле, берничә мең нөсхә китап алып барачак. Алар арасында яңалары да, укучылар яратып өлгергән «Татар дөньясы» һәм Татар халык ашлары»... Читать дальше...

Көньяк Сахалинда Сабан туе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 25 сентябрьдә Көньяк Сахалинда Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният һәм ял паркында Юбилей Сабан туе узачак. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара программасына төрле милләт кешеләре өчен бәйрәм концерты, татар көрәше, спорт ярышлары, милли аш-су, Г.Тукай исемендәге этнографик татар мәдәнияте музее экспонатлары күргәзмәсе, гамәли сәнгать буенча остаханә, татар курчакларын ясау һәм башкалар кертелгән.

Пермь университеты һәлак булганнарның гаиләләренә өстәмә акча түләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген һөҗүмгә дучар ителгән Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университеты атыш вакытында һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә өстәмә акча түләячәк. Бу хакта РФ Фән һәм белем бирү министрлыгының рәсми Telegram-каналы министрлык башлыгы Валерий Фальковка сылтама белән хәбәр итә. "Һәлак булганнарның гаиләләренә югары уку йорты өстәмә миллион сум бүлеп бирәчәк, зыян күрүчеләргә - 500 мең", - диде Фальков атышта зыян күрүчеләр ята торган Пермь крае клиник хастаханәсенә визиты вакытында. Читать дальше...



Фәйзи Гаскаров исемендәге халык бию ансамбле Бельгиядә чыгыш ясаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 22 сентябрьдә Фәйзи Гаскаров исемендәге халык бию ансамбле Бельгия башкаласы Брюссельдә Башкортстанның хореографик сәнгатен һәм башкорт халкының көнкүрешен тәкъдим итәчәк. Чара Россия фән һәм мәдәният үзәге һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә узачак. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, программага Гаскаров мирасының алтын фондыннан «Җиде кыз» лирик биюе, «Гөлнәзирә» һәм «Заһидә» тау-башкорт биюе кергән, шулай ук заманча биюләр дә тәкъдим ителәчәк.

Нурулла хәзрәт: Финанс пирамидасыннан кергән акчага мәчет салган кешегә савап булмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин сүзләренчә, финанс пирамидасыннан кергән акчага мәчет салган кешегә савап булмый. «Әйтик, кеше хәрам акчага мәчет салып куйды. Шәригать буенча, хәрам акчага мәчет төзергә ярамый. Беренчедән, синең моңа хәтле кылган гөнаһларың кичерелми. Икенчедән, бу изге эшнең савабы булмый», — диде ул  «Интертат»ка  «Финанс пирамидасында эшләнгән акчага мәчет салып куйса, кешенең гөнаһлары кичереләме?» ... Читать дальше...

Татарстан синоптиклары -2 градуска кадәр кырау турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 сентябрьдә, Татарстанда кырау төшәргә мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан уртача тизлектә җил фаразлана. Төбәктә төнлә һава температурасы 0 градустан алып +5 градуска кадәр булачак, урыны белән туфракта һәм һавада -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Казанда терекөмеш баганасы 0дән түбән төшмәячәк. Читать дальше...

Уку йортларына керү ишекләрен ашыгыч рәвештә бикләү системасын кертергә киңәш ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия югары уку йортларында керү ишекләрен ашыгыч рәвештә блоклау системасын кертергә һәм Пермь университетында булган мондый хәлләрдән котылу өчен иминлекне тәэмин итү буенча тулы бер чаралар комплексын кабул итәргә кирәк. Бу хакта РИА Новости Федерация Советының Конституцион законнар комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Рукавишникова сүзләренә сылтама белән хәбәр итә. «Бәхетсезлеккә, мондый фаҗига беренче генә булмый, һәм аларны булдырмау өчен, чаралар комплексын кабул итәргә кирәк дип уйлыйм. Читать дальше...

Путин россиялеләргә Дәүләт Думасына сайлауга килүләре өчен рәхмәт әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия гражданнарына VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында күрсәтелгән ышаныч һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт әйтте. Бу турыда ТАСС хәбәр итә. «Аерым рәхмәт сүзләрен, әлбәттә, Россия гражданнарына җиткерергә телим. Кадерле дуслар, ышанычыгыз, сезнең актив тормыш позициягез өчен рәхмәт. Чыннан да, сайлаучыларның 51 проценттан артыгы тавыш бирү, бу узган сайлауларда 47 процентка караганда күбрәк», — диде... Читать дальше...

Казанда машина йөртүче руль артында үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген 13.40 сәгатьтә Казанда Гагарин урамында алты машина катнашында күмәк юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Шаһитлар сүзләренчә, Haval йөртүчесенең руль артында хәле начарланган һәм аның автомобиле юлда боргаланып йөри башлаган. Аннары машина «ГАЗель», BMW X5, KIA, Volkswagen һәм «УАЗ» машиналарына бәрелгән. Бу юл-транспорт һәлакәтенең видеосы чыкты. Анда Haval... Читать дальше...

Пермьдә атышта һәлак булучыларның туганнарына бер миллион сум түләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Пермьдә атышта һәлак булучыларның туганнарына миллион сум түләнәчәк. Бу фаҗигадә яраланучылар 500 мең сум алачак. Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин шундый йөкләмә биргән. Төбәк Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, югары уку йорты терриитотриясендә һөҗүм вакытында имгәнгән затлар 100 мең сум алачак. «Атышта һәлак булганнарның гаиләләренә 1 миллион сум түләнәчәк, ә яраланган кешеләргә 500 мең сум биреләчәк. Шулай ук имгәнүчеләр 100 мең сум алачак.... Читать дальше...

Миңнеханов һәм Хөснуллин ислам кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүгә эш сәфәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белән берничә мәсьәлә турында фикер алышты. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәте Йортында узган очрашуда алар торак төзелеше өлкәсендәге агымдагы вазгыять һәм Татарстан территориясендә профильле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Болардан тыш, Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь... Читать дальше...


Музыкальные новости
Анастасия Волочкова

Больше не пьет просекко! Волочкова призналась еще в одной зависимости





Rss.plus
Бато Багдаев

В День Пушкина театр кукол «Ульгэр» в райцентре Бурятии: Россия, Культура, Дети




Московское море: каким оно было?

«Спускаюсь в метро и вижу — лежит на полу пожилая женщина». История про чудо

В конкурсе «Мисс Суздаль» в честь 1000-летия города победила девушка из Коврова

Mercury засмотрелась на молодежь // Ритейлер пытается привлечь к люксу новое поколение




Матвиенко Россиядә электрон тавыш бирү системасын киңәйтү планы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә электрон дистанцион тавыш бирү киләчәктә киңәйтеләчәк. «Без быел кайбер төбәкләрдә онлайн дистанцион тавыш бирү системасын керттек, электрон тавыш бирү яхшы нәтиҗә күрсәтте. Без аны киләчәктә киңәйтергә планлаштырабыз», — дип Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко сүзләрен китерә Sputnik радиосы. 2021 елгы Дума сайлауларының үзенчәлекләренең берсе — дистанцион электрон тавыш бирүне киң куллану. Беренче тапкыр электрон тавыш бирү Үзәк сайлау... Читать дальше...

Пермьдәге фаҗига: илдәге сәяси вазгыять тәэсире

Azatliq.org 

Соңгы елларда Русиядәге уку йортларында һөҗүмнәр ешайды. Системалы рәвештә мондый хәлләр кайдан килеп чыга? Илдәге сәяси даирә моңа тәэсир итәме? Шул сәбәпләр турында белгечләр белән сөйләштек.

Миңнеханов Пермьдәге атыш турында: Фаҗига татарстанлыларның йөрәкләрен әрнетте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Пермь университетында атышта корбаннар булу сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонинга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде. «Татарстанлылар исеменнән, шәхсән үз исемемнән Пермь дәүләт университетында атышта һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Бу коточкыч фаҗига Татарстанда яшәүче һәр кешенең йөрәгендә кискен әрнү тудырды», диелгән Татарстан Президентының матәм телеграммасында. «Уку... Читать дальше...

Нурлатский территориальный отдел Роспотребнадзора по РТ рассказал об офисных болезнях и методах профилактики против них

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

К так называемым «офисным болезням» можно отнести вирусные инфекции, головные боли, скованность в спине, дискомфорт в глазах, боль в руках, и избыточный вес.

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанда Думага сайлауның якынча нәтиҗәләрен игълан итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Республикасында VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләре белән таныштырды. «Сайлау Татарстанда гадәти режимда, хокук бозуларсыз узды. Сайлау бюллетеньнәренең 100 процентын эшкәртү эшләре төгәлләнде. Татарстанда барлыгы 2,9 млн кеше сайлау хокукына ия. „Бердәм Россия“ сәяси партиясе өчен республика сайлаучыларының 79,01 проценты тавыш бирде», — диде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә. Читать дальше...

Удмуртия милли театрының яңа сезоны Оренбург татар драма театры спектакле белән ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Удмуртия милли театры сезонны Оренбург татар драма театрының спектакльләре белән ача. 24-26 сентябрь көннәрендә Милли театр сәхнәсендә өч спектакль тәкъдим ителәчәк. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә. «Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» музыкаль- драма композициясе Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең гомеренә, иҗатына һәм батырлыгына багышланган. Аның нигезен Муса Җәлилнең шигырьләре тәшкил итә, аңа Риза Ишморат, Туфан Миңнуллин әсәрләреннән өзекләр... Читать дальше...



Москва

Дети из Узбекского землячества Бурятии увидели театр кукол «Ульгэр»: Россия и Культура


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Мэр Москвы поблагодарил медсестер за профессионализм, трудолюбие и самоотдачу



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Булат Окуджава

Почетный гражданин: Булату Окуджаве — 100 лет!




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Независимый фантастический триллер из девяностых

"Зенит" в Москве обыграл ЦСКА и сравнял счет в серии

"Динамо" может оформить чемпионский титул РПЛ 19 мая


ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Синоптик уточнил, когда потеплеет в Москве



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России