Пенза татарлары 80 ел элек хәбәрсез югалган солдат җәсәден туган авылында җирләде
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Халыкара «Хәтер вахтасы-2021» эше барышында Пенза өлкәсендә туып-үскән Ибраһим Бикташевның җәсәде табыла. Ул 1941 елның августында Белоруссиянең Рогачев шәһәре тирәсендә һәлак була. Шунда ук табылган кеше сөякләре 61нче укчы дивизия солдатларыныкы булып чыга. Әлеге дивизия шушы регион территориясендә оештырыла.
Сугышчыларның берсенең солдат медальоны сакланган булып чыга. Шуның ярдәмендә аның шәхесен ачыклыйлар. Яу кырында башын салган сугышчының җәсәден туган ягында — Усть-Уза авылында җирләргә дигән карарга киленә. Монда аның кызы, оныгы һәм оныгының баласы яши, дип яза Россия мөселманнары дини җыены.
«Бу хакта ишеткәч, мин шатлыгымнан еладым, — дип сөйли журналистларга солдатның кызы Гөлҗиһан Давыдова. — Хәбәрсез югалды дигән хәбәр алганыбызга 80 ел вакыт узды бит. Без аның язмышы турында берәр нәрсә белә алырбыз дип инде уйламадык та. Миндә әтиемнең хәтта фотографиясе дә юк. Хәзер аның газиз кабере булачак, аны карап торучылар бар. Безнең гаиләбез зур, оныклар күп, аларның балалары бар».
«Ибраһим Хасановичның туганнарына, якыннарына рәхмәт сүзләремне белдерәсем килә, — дип мөрәҗәгать итте мәрәсимдә катнашучыларга Пенза өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Олег Мельниченко. — Сезнең әтиегез һәм бабагыз Ватанны саклаганда батырларча һәлак булган. Без аның истәлеген йөрәкләребездә мәңге сакларбыз».
«Пенза эзтабарларының тырышлыгы ярдәмендә ничә еллардан соң аның туганнары янына кайта алуы һәм авылыгызның традициясе буенча хәрбиләргә тиешле хөрмәт белән кабаттан җирләнүендә символик мәгънә бар», — диде ул.
2021 елда халыкара «Хәтер вахтасы»на Пенза эзтабарларының беренче тапкыр кушылуына 10 ел тула. Шушы вакыт эчендә Кызыл Армиянең 348 солдаты сөякләре табылган, 36 медальон, Кызыл Йолдыз Ордены, өч «Батырлык өчен» медале, «Сугышчан батырлык өчен» медале табылган. 38 сугышчының шәхесе ачыкланган.
Быел Пенза эзтабарлары катнашындагы отряд көче белән 13 кызылармеец сөякләре күтәрелгән, икесенең исемнәре ачыкланган. Экспедиция Пенза эзтабарларының Пенза өлкәсе хакимияте гранты акчаларына уздырыла торган «От истоков Суры до могилы героев» проекты кысаларында оештырылган. Беларусиянең Гомель өлкәсе Рогачевск районы территориясендәге эзләү эшләре 26 августта төгәлләнгән.