Мордовиядә «Авылым тавышлары» фестивален онлайн күрсәтәчәкләр
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә Мордовиянең Ләмберә районында «Авылым тавышлары» дип исемләнгән XII республика фестиваль-конкурсының гала-концерты була.
Иминлек кагыйдәләрен саклау ниятеннән, фестивальне оештыручылар тамашачыларга концертны виртуаль генә карарга тәкъдим итә. Татарча телендәге «Авылым тавышлары» гала-концертын Республика халык иҗаты йортының интернет-ресурсында турыдан-туры трансляция аша күрсәтәчәкләр, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты .
Чара «Алмаз» мәдәни-спорт үзәгендә уздырыла. Үзәк былтыр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль милли проекты ярдәме белән ул капиталь төзекләндерелгән һәм заманча техник җиһазландырылган.
«Музыкаль конкурста җиңүче исемен яулау өчен хуҗалар — Ләмберә халкы гына түгел, Мордовиянең башка районнарыннан да катнашучылар көч сынаячак. Җиңүчеләргә бүләкләрне Республика халык иҗаты йорты, Ләмберә районы администрациясе, „Якташлар“ төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчелеге һәм „Юлдаш“ крестьян-фермерлык хуҗалыгы бергәләп кайгырткан», диелә бу хәбәрдә.