Хезмәт министрлыгы пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган түләү шартларын аңлатты
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең барлык төбәкләрендә пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган акчаларны түли башладылар. «Традиция буенча, бу түләүләрне иң беренче булып Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр ала. Түләүләр автомат рәвештә бирелә, аның өчен бернинди дә гариза язарга кирәкми», — дип хәбәр иттеләр Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында», — дип яза РИА Новости. Министрлыкта искәртүләренчә, 2 сентябрьдән әлеге акчалар пенсияләрен банк картасына алучыларга күчерелде. Ә пенсияләрен өйләрендә, мәсәлән «Россия Почтасы» банкы аша алучыларга ул чираттагы пенсия белән бергә биреләчәк. Пенсия Фонды аша әлеге түләүләрне 43 миллион кеше ала. Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, аларга барлык пенсионерлар: өлкәннәр, шул исәптән эшләүче пенсионерлар да, инвалидлыгы булган кешеләр, туйдыручысын югалтканга пенсия алучы гаиләләр дә керә.