Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Сентябрь
2021

Айгиз Баймөхәммәтовның татар телендәге өченче китабы басылып чыкты

0
Айгиз Баймөхәммәтовның татар телендәге өченче китабы басылып чыкты

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татарстан Язучылар берлегендә «төрки дөньяга Мостай Кәрим белән бер үк дәрәҗәдә билгеле булган» башкорт язучысының татарча китабы тәкъдим ителде. Татар язучылары Айгиз Баймөхәммәтовка шундый бәя бирде. Айгиз Баймөхәммәтовның татарча өченче китабы — «Нахак» җыентыгы «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә алтынчы китап буларак басылды. Китапны тәкъдим итү чарасында автор үзе дә катнашты. Китапның беренче экземплярын Айгиз Баймөхәммәтовка «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков тапшырды. «Синең китапны чыгару идеясе — Шамил Садыйковтан. „Татарлар да бик яраткан, бик популяр язучы бар икән. Шуны чыгарыйк әле“, диде», — дип сөйләде «Казан утлары» ның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин. «Казан утлары» нда Айгиз Баймөхәммәтовның «Урам балалары» повесте басылып чыккан иде. Яхшы әсәр шуннан беленә — ул хаталы була. Чөнки корректор да, редактор да әсәрнең эченә кереп китәләр дә, хаталарын тота алмый башлый. Икенчедән, яхшы әсәр чыккач кайтавазлар — шалтыратулар башлана. Бу китабының да популяр булуына шигебез юк», — диде ул.

«Айгизның иҗатын күзәтеп барам. Минем аның Уфада чыккан бер китабына өлкән кеше буларак фатиха биреп сүз ахыры да язган идем. Аңа бәлки безнең фатиха кирәкмидер дә, ләкин шулай соравы аның зыялы кеше булуын күрсәтә. Бу Айгизнең зур язучы булуын, игелекле язучы булуын, адекват башкорт язучысы булуын сөйли», — диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Ул мондый серияне ачып җибәргәне өчен «Татмедиа» га рәхмәт әйтте. «Безнең басымга бирешмичә укыла торган әсәрләр чыгарыгыз», — диде ул. «Язучылар борын-борыннан халыклар арасында төп арадашчы булган. Айгиз бик сирәк башкорт язучыларының берсе. Ул бөекләрнең традицияләрен дәвам итә дип исәплим. Казанда ХХ гасырда Мостай Кәрим кебек зур язучылар кунак булса, бүген Айгиз кебек гаярь егетебез шушы юлны дәвам итә», — диде Газинур Морат.

Ул Айгиз Баймөхәммәтов әсәрләренең татар әдәбиятының да байлыгы булуын ассызыклады. «Синең кебекләр Уфа-Казан юлына чирәм үстермәсләр, иншалла», дип мөрәҗәгать итте ул язучыга. «Айгиз безнең якташ — Белорет районыннан, Абзаково ягыннан. Ул минем өчен бик якын кеше», — диде ТР Халыклар дуслыгың йортының Татарстан башкортлары җәмгыяте җитәкчесе Тимур Кустабаев. Ул якташына уңышлар теләде.

Мөслимнән килгән татар китаплары сатучы эшмәкәр Рамилә Дәүләтова Айгиз Баймөхәммәтовның китабы бик тиз сатылып бетәчәгенә ышаныч белдерде. Халык язучысы Разил Вәлиев, язучылар Хәбир Ибраһим, Рәкит Аллабирде, Нәҗибә Сафина һәм башкалар да Айгизне яңа китабы белән котладылар. Кичәне Рафис Корбан алып барды.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о масштабной программе празднования Дня молодежи в Москве





Москва

ГПМ Радио: победа на июньском конкурсе ФКК


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Уровень безработицы в Москве будет снижен до 1,2 процента к 2030 году



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Александр Розенбаум

Премьера мюзикла по песням Александра Розенбаума намечена на осень 2025 года




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Hisense запустила рекламную кампанию «Ставшие легендой»

Детская зона «ЯРКО» – на Летней Спартакиаде «Газпром-Медиа Холдинга»

Новичок ярославского «Локомотива» сыграет в гала-матче в Москве


WTA

Путинцева в Бирмингеме завоевала третий титул WTA в карьере



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Game News

Прохождение элитного подземелья «Лесной алтарь» в Tarisland



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России