Татарстанда Дума сайлауларында кимендә 100 блогер күзәтүче булачак
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сайлауда күзәтүчеләр булып эшләячәк блогерлар белән очрашты. Алар алда торган эш турында фикер алышты һәм блогерлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. «Блогерлар сайлаулар белән бәйле стереотипларны юкка чыгара, шулай ук процедурага романтизм өсти. Сайлаулар кабатлана, ләкин бер генә электораль процедура да бертөрле булмый. Аларның яңа карашы сайлауга ниндидер яңа һәм сорауларга җавап бирә торган әйбер кебек карарга мөмкинлек бирә. Быел без күзәтүчеләр сыйфатында кимендә 100 блогер булыр дип өметләнәбез», — диде Зилә Вәлиева. Блогерларның сайлауларда узган елгы эш тәҗрибәсе бик уңышлы булды. Ул хәтта «Татарстанның күзәтү кейсы» дигән исем дә алды. Шуңа күрә бу инициативаны үстерү планлаштырыла, дип өстәде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе. «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә очрашуда узган елда күзәтүче булган блогерлар да, сайлау участокларында беренче тапкыр эшләячәк кешеләр дә катнашты. Зилә Вәлиева якынлашып килүче сайлауларда әзерлек эше, кандидатлар һәм партияләр арасындагы көндәшлек турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, узган ел блогерлар ярдәмендә сайлауга яшьләр күбрәк килгән. Очрашуга килгән блогерларның берсе «Татар малай» буларак танылган Ринат Галиәхмәтов иде. Ул сайлауларда узган елгы эш тәҗрибәсе файдалы булды, ә аудитория процесска кызыксыну белән карады, дип сөйләде. «Әгәр узган ел тәҗрибәсе турында сөйләсәк, миңа үземне сынап карау кызык булды. Быел Түбән Камага барам. Язылучыларга сайлауларда үз кеше булганда кызык. Алар нәрсә дә булса күрсәтергә, сөйләргә сорыйлар», — диде блогер.