Милли китапханәдә «Тыелган әдәбият» күргәзмәсе ачылды
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсе «Тыелган әдәбият» күргәзмәсен карарга чакыра. Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, китапханәнең икенче катындагы уку залында совет чорында тыелган китаплар белән танышып була. «Бу авторларның күпчелеге сиксәненче еллар азагында акланган, һәм бүген бу әсәрләр яратып укыла һәм таратыла», диелә хәбәрдә.