Татар җәмгыяте лидерлары Әфганстанның яңа Хөкүмәте инаугурациясендә катнашачак
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстандагы Татар җәмгыяте лидерлары илнең яңа Хөкүмәте инаугурациясендә катнашачак. «Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров Әфганстанның инклюзив Хөкүмәте генә әфганлыларның яңа тормышка тотрыклы күчешен тәэмин итә алачагын әйтте. Әфганстанның татар лидерлары Сергей Лавровның сүзләрен тулысынча хуплый», — диде «Татар-информ»га Россия мөселманнарының Хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин, әлеге хәбәр турында фикерен белдереп.. Хәзер дөньядагы илләрнең күпчелеге, беренче чиратта Россия, Әфганстан Хөкүмәтен формалаштыру белән кызыксына, аның составына Әфганстан халыкларының төрле этник төркемнәре вәкилләре, шул исәптән татарлар да керергә тиеш. Бу илдә тынычлык урнаштыру процессын башларга мөмкинлек бирәчәк, диелә.