Роспотребнадзорда коронавирусны курортларда күпме кеше йоктыруы хакында сөйләделәр
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Россия курортларында коронавирус инфекциясен йоктырган кешеләр шактый күп. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Поповага сылтама белән хәбәр итә. Шуңа да карамастан, соңгы вакытта илдә эпидемик процессларның тотрыклылануы күзәтелә. Белоруссиядә дә вазгыять тотрыклы, диде Попова.