Кукмарада иң яхшы «Автобабай»ны сайладылар
(Кукмара, 11 сентябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Эльвира Мөбәракшина). Кукмарада өлкән машина йөртүчеләр өчен «Автобабай — 2021» бәйгесе узды. Конкурсның төп максаты — тәҗрибәле машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашырга җәлеп итү. Конкурсантлар башта юл хәрәкәте кагыйдәләренең теоретик биремнәрен үтәделәр. Аннан соң машина йөртүчеләр автодромда көч сынашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәне Гомәр Нуриев күрсәтте. Ул Казанда Өлкәннәр көненә багышланган «Автобабай — 2021» конкурсының республика этабында Кукмара районы данын яклаячак.