Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләрне дини белем алырга чакыралар
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», « Өмет »). Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте 2021-2022 уку елына төрле яшьтәге кешеләрдән төркемнәр туплау турында игълан итә. Курсларны тәмамлаганнан соң Диния нәзарәтенең таныклыгы бирелә. Түләүсез дәресләрне нәзарәтнең имам-хатыйблары, мөгаллимнәре һәм укытучылары алып бара. Дини курсларны тәмамлаучыларның Россия ислам уку йортларына кереп, белем алуларын дәвам итү мөмкинлеге бар.