Тимур Сөләйманов үзенең Татарстан яшьләр эшләре министры итеп билгеләнүен шәрехләде
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). ТР яшьләр эшләре министры вазифасына билгеләнү – зур җаваплылык, дип искәртте Тимур Сөләйманов. Ул шулай ук яңа вазифада үзенең эш планнары белән дә уртаклашты. «Безнең планнар бик күп. Аерым алганда, „Милли — актуаль“ проект офисына ярдәм күрсәтәчәкбез. Эшне дәвам итәбез. Кәеф күтәренке, дулкынландыра да, чөнки җаваплылык зур. Шул ук вакытта, алга таба нәрсә кирәклеген аңлаучылар һәм яхшы команда бар», - дип белдерде Татарстан яшьләр эшләре министры. Шунысын да искәртик: бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Тимур Сөләймановны Татарстанның яшьләр эшләре министры итеп билгеләде . Ул әлеге вазифада Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе вазифасына күчкән Дамир Фәттаховны алыштырды.