Башкортстанның Ярмәкәй районында яңа мәчет төзи башладылар
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 1 сентябрьдә Башкортстанның Ярмәкәй районы Кулбай авылында яңа мәчеткә нигез салынды. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, төзелеш эшләре «Атайсал» проекты кысаларында алып барыла. Шунысын да искәртик: әлеге проект Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән якташларның туган җирләренә ярдәм итүендә иҗтимагый программа буларак гамәлгә ашырыла. Мәчет төзү турында карар 2020 елда авыл халкы җыенында кабул ителгән. Кулбай Кызылъяр авыл советы составына керә. Аңа XVIII гасырның беренче яртысында нигез салынган. 1906 елда авылда зур янгын булган, анда бары тик мәчет кенә өлешчә исән калган. Яңа Аллаһ йортын үз акчасына Юныс бай төзеткән. 1933-1934 елларда әлеге мәчетнең манарасын җимергәннәр, аның нигезе 80нче елларга кадәр авыл клубы булып хезмәт иткән. Клубка яңа бина төзегәннән соң искесен сүткәннәр. Яңа мәчет агачтан булачак, мәйданы 70 квадрат метрга якын тәшкил итәчәк. Бурасы өлешчә әзер инде. Иман йорты 30га якын кешене сыйдырачак. Аллаһ йортына нигез салу тантанасында мактаулы кунаклар: Шәйхелислам, Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, район хакимияте башлыгы Илшат Райманов, Чувашия Республикасы имам-ахуны Наил Галәветдинов катнашты. «Бүген җәмгыятебезгә иман кире кайта, - дип искәртте Тәлгать Таҗетдин. - Бу аңа догаларыбызны һәм изге гамәлләребезне багышларга мөмкинлек бирә. Сез мәчет төзергә ният кылгансыз. Аллаһ ярдәме белән бу эшне башкарып чыгарсыз дип ышанам».