Үзбәкстанда «Татарча диктант» язучыларның иң кечесенә 5 яшь, иң олысына 77 яшь булган
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). 12 сентябрьдә дөньякүләм «Татарча диктант-2021» акциясе булды. Быел Үзбәкстанда йөздән артык кеше татарча диктант язган. Биредә диктант язучының иң яшенә — 5, иң өлкәненә 77 яшь булган. Татарстанның Үзбәкстандагы Даими вәкиллеге хәбәр иткәнчә, Үзбәкстан Республикасының Ташкент, Җизак, Янгиюл, Сәмәрканд, Бохара, Нәваи, Үргәнеч, Карши, Фирганә һ.б. шәһәрләрендәге татар иҗтимагый-мәдәни үзәге активистлары кушылды. Акция турындагы мәгълүмат Татарстанның Үзбәкстандагы Даими вәкиллеге, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге, Үзбәкстан Республикасының әйдәп баручы мәгълүмат каналларының сайтларында һәм социаль челтәрләрендә чыкты. Акция Татарстанның Үзбәкстандагы Даими вәкиллегендә башланды. Диктант язарга Вәкиллек хезмәткәрләре, Идарә әгъзалары һәм Ташкент шәһәренең татар мәдәни-агарту үзәге һәм Татар яшләре советы активистлары җыелган. Акциядә балалар да катнашкан. Татарча диктант язган кешеләрнең барысына да сертификат тапшырылган.