Дзержинск Җәмигъ мәчете имамы кырда корылган мәчеттә хәрбиләр белән очрашты
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Дзержинск шәһәре Җәмигъ мәчетенең имамы Гомәр хәзрәт Мостафин Россия Федерациясе һәм Беларусь Республикасы хәрби көчләренең «Көнбатыш-2021» уртак стратегик өйрәнүләрендә катнашучы хәрбиләр белән очрашкан. Өйрәнүләр Түбән Новгород өлкәсенең Мулино полигонында уза. Биредә вакытлыча кыр мәчете корылган. Гомәр хәзрәт катнашучы илләрнең мөселман өммәтендәге хәрбиләре белән очрашты, дип яза Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте. Хәзрәт хәрбиләргә Ислам нигезләре турында сөйләде, солдатларны антларына тугры булырга, үзләреннән югары булган офицерлар һәм командирларның фәрманнарын карусыз башкарырга чакырды. Очрашу коллектив дога кылу белән тәмамланды. Бүген «Көнбатыш-2021» өйрәнүләренең төп этабы уза торган Мулино полигонына Россия Президенты Владимир Путин килде. «Россия Президенты Владимир Путин Түбән Новгород өлкәсенә Мулино полигонына килде. Биредә ул Россия Федерациясе һәм Беларусь Республикасы хәрби көчләренең «Көнбатыш-2021» уртак стратегик өйрәнүләрен карады», диелә Кремльнең матбугат хезмәте хәбәрендә.