Канаданың Монреаль шәһәрендә «Татарча диктант» акциясе узды
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Монреальдә Канада «Мирас» татар мәдәни үзәге «Татарча диктант» акциясе оештырдылар.
Диктантны 10 кеше язды, дип хәбәр итә Канаданың «Мирас-Монреаль» татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева.
«Пандемия вакытында шәһәрнең ВэстМаунт районының Морис-Кюлен паркында җыелышып диктант яздык — Туган тел бәйрәме үткәрдек, „Туган тел“ жырын жырлап, чәк-чәк белән, өйдән пешереп алып килгән ризык белән чәйләр эчеп, сөйләшеп, рәхәтләнеп аралашып күрештек», — диде ул.