Язучылар берлегендә әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтүгә багышланган утырыш була
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). 15 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә проза, поэзия, балалар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйть остаханәләренең берләштерелгән утырышы була.
Берлекнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышның көн тәртибендә Гаяз Исхакый, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Һади Такташ, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтү була.