Сириянең дин эшләре министры Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә вәгазь укыды
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә Сирия Гарәп Республикасының дин (вакыф) эшләре министры Мөхәммәд Абдель-Саттар Әс-Сәед вәгазь сөйләде. Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул мәчеткә җыелучылар алдында чыгыш ясады. Министр сүзләренчә, Көнбатышта Сириядәге исламчыл төркемнәрне ислам вәкилләре итеп күрсәтергә тырышалар. «Россия дини оешмалары белән бергәләп моңа каршы торырга кирәк», — диде Әс-Сәед. Министр ассызыклаганча, террорчылык һәм экстремистлыкның ислам белән бер уртаклыгы да юк. Сирия үзенең тарихи дәверендә диннәр арасындагы туганлыкның иң яхшы үрнәге булып торды, ачыклыкны һәм тыйнаклыкны исламның иң матур сыйфатлары итеп күрсәтте, диде министр. «Сирия Гарәп армиясе әлеге туганлыкны саклар өчен көрәш алып барды һәм алып бара», — диде Әс-Сәед.