Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу турындагы мәгълүмат онлайн күрсәтеләчәк
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Үзәк сайлау комиссиясе онлайн-режимда Россия Дәүләт Думасына сайлауларда катнашуны күрсәтәчәк. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова «Сайлауларны оештыруның һәм уздыруның демократик стандартларын тәэмин итүдә гражданнар җәмгыяте роле» халыкара конференциясендә сөйләде.
«Сайлауларга килүчеләр турында мәгълүмат бөтен илгә онлайн-режимда тарала. Һәм онлайн-режимда һәр кызыксынучы кеше күзәтергә мөмкин», — дип китерә ТАСС РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы сүзләрен.
Памфилова искә төшергәнчә, Үзәк сайлау комиссиясендә сайлаулар көннәрендә мәгълүмат үзәге эше оештырылачак. Нәкъ менә анда онлайн-режимда парламент сайлауларында сайлаучылар килү буенча мәгълүматларны күзәтергә мөмкин булачак.
VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлаулар өч көн — 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак. Бер үк вакытта Россиянең тугыз төбәге башлыкларын (Федерациянең тагын өч субъектта аларның җитәкчеләрен законнар җыелмасы депутатлары сайлаячак) һәм 39 төбәк парламентын турыдан-туры сайлаулар узачак.
Татарстанда парламентның түбән палатасына сайлаулар белән параллель рәвештә VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар оештырылачак. Дума сайлауларында республика сайлаучыларын бюллетеньнәрдә 14 сәяси партия һәм, гомумән алганда, бер мандатлы алты округтан 53 кандидат көтә.